Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Кыш бабайда кунакта"

Яңа ел - ул барыбыз өчен дә, бигрәк тә балалар өчен иң яраткан һәм тылсымлы бәйрәм. Балаларның кышкы каникуллары күңелле һәм файдалы узсын өчен, 8 гыйнвар көнне Иске Айван авылы мәдәният йортында "Кыш бабайда кунакта"дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Балалар чыршы янында әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш бабай белән бергә төрле уеннарда катнаштылар, үзләренең сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бигрәк тә аларга Кыш бабай кулыннан татлы ризыклар алу күңелле булды һәм әлбәттә инде бәйрәм балаларга уңай эмоцияләр һәм шатлык - куанычлар бүләк итте.