Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Тылсымлы Яңа ел!"

Ел саен, традиция буенча яңа ел алдыннан, Иске Айван авылы мәдәният йортында "Бал-маскарад" бәйрәме үткәрелә. Яңа елны авылдашлар һәм кунаклар белән каршы алу һәрвакыт күңелле һәм кызыклы үтә. Бу бәйрәмне барысы да зур куаныч белән көтәләр. Олысы да, кечесе дә ниндидер могҗиза һәм нинди дә булса яхшы үзгәрешләр булуына  өметләнәләр. Күңелле җырлар, яхшы кәеф, Кыш бабай белән Кар кызының котлаулары авылдашларга һәм кунакларга күңел күтәренкелеге һәм ел буена җитәрлек энергия бирделәр. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга тылсымлы әкият хисе, шатлык, күңелле ял бүләк итте. Авылдашлар өчен бик күп конкурслар, күңел ачу уеннары үткәрелде.