Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Огонь - наш друг, огонь - наш враг"

Иске Айван авылы китапханәсендә янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Арчаның 7 нче номерлы мәктәбенең озайтылган көн группасына йөрүче балалар белән "Огонь - наш друг, огонь - наш враг" исеме астында интеллектуаль уен булып узды. Чараның максаты: балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру, утның файдасы һәм зыяны турында аңлату, саклылык һәм үз -үзеңне саклау хисе тәрбияләү. Китапханәче сөйләвеннән балалар утның файдалы гына түгел, куркыныч та булырга мөмкин икәнлеген белделәр, янгын булдырмас өчен көн саен өйдә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында сөйләдем. Балалар уеннарда катнаштылар:
- янгын куркынычсызлыгы турында табышмакларга җавап бирү;
- уен "хәвеф - хәтәр;
- уен "чакыруны кабул итегез";
- игътибарлылыкка уен " бу-мин, бу-мин, бу-минем барлык дусларым!";
- уен "дөрес-дөрес түгел";
- әдәби викторина;
- уен "сүзне әйтеп бетер".
Соңыннан Л. Н. Толстойның "Пожарные собаки" дигән хикәясе белән таныштык. Балалар төрле уеннарда һәм викториналарда катнашып янгын куркынычсызлыгы турында бик күп мәгълүмат алдылар.