Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Детям о коррупции"

Иске Айван авылы китапханә мөдире Шәмсетдинова Г. Н. Арчаның 7 нче номерлы мәктәбенең 4 сыйныф укучылары белән "Детям о коррупции" дип исемләнгән уен элементлары белән мәгълүмат сәгате үткәрде.Чара башында балаларга коррупция күренешләре белән, китапханәче үзе уйлап чыгарган әкият сөйләде. Әкиятне тыңлаганнан соң, балалар бу әкияттә нәрсәләр ошаганын яки ошамаганлыгын аңлаттылар. Әкият буенча балаларга коррупция турында, коррупция күренешләре, формалары һәм аның тәтиҗәләре турында аңлатылды. Икенче өлешендә "Яхшы, начар" дигән уен уйнадык. (Балалар түгәрәккә баса. Китапханәче төрле ситуацияләр әйтеп  тупны балаларга бирә. Балалар тупны тотып алып,  ситуациягә карап җавапларын аңлатып бирергә тиеш.) Шундый мәкаль бар: "Честное здравствование - сердцу на радость". Балаларга һәрвакыт гадел булырга, законнарны бозмаска һәм бугенге көн чире - коррупциягә каршы булырга кирәклеге турында аңлатылды. Өченче өлешендә "Чистые ладоши"акциясе үткәрелде. (Балалар кәгазь битендә үзләренең кул сүрәтләрен төшерделәр. Нинди намуслы һәм игелекле эшләр эшләгәннәрен яздылар.) Ахырдан И. А. Крыловның "Лисица и сурок" дигән мәсәле тәкъдим ителде.