Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Шәфкатьлелек бизи кешене"

Инвалидлар декадасы кысаларында Иске Айван авылы мәдәни - спорт үзәгендә, китапханәче Арча сәнгать мәктәбе филиалы белән берлектә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен әдәби - тематик кичә үткәрде. Кичәгә безнең авылдашларыбыз - инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән баланы тәрбияләүче - әнисе чакырылган иде. Башта кыскача бу көннең барлыкка килү тарихы турында сөйләдек. Инвалидлар - батыр, махсус ихтыяр көченә ия, тормышны икенче күзлектән күрә белүче, эчке яктан бай кешеләр. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында талантлы язучылар, рәссамнар, җырчылар, биючеләр, спортчылар бар. Китапханәче инвалид - язучылар турында сөйләде. Арча сәнгать мәктәбе филиалы балалары концерт номерлары белән бик матур чыгыш ясадылар. Алар җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм төрле музыка коралларында уйнадылар. Чакырылган кунакларга чәй табыны артында әдәби - тематик кичә сизелми дә үтеп китте һәм алар бик канәгать калдылар. Кыенлыкларга карамастан алар төшенкелеккә бирелмиләр, гадәти тормыш рәвеше алып барырга тырышалар. Ә без, барыбызда, безнең ярдәмгә, яклауга, ихтирамга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытырга тиеш түгел.