Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Откроем друг другу сердца"

Унҗиде ел элек ООН Генераль Ассамблея карары белән, 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Безнең республикада ел саен 1 - 10 декабрьдә шәһәрләрдә һәм районнарда Мәрхәмәтлелек акциясе үткәрү традициягә әйләнде. Бу бәйрәм түгел, ә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында искә төшерә торган үзенчәлекле билге һәм бу кешеләр безнең ярдәмгә, яклауга, ихтирамга мохтаҗ. 4 декабрь көнне  Инвалидлар декадасы кысаларында Иске Айван авылы китапханәчесе мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбызның өйләрендә булды. Мондый эш формасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аралашу һәм уку аша социаль элемтәләрне сакларга ярдәм итә.