Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"О самой любимой и родной!"

Һәр ел саен, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә, безнең иң яраткан һәм кадерле әниләребезгә багышланган искиткеч бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Иске Айван авылы китапханәсендә Арча сәнгать мәктәбе филиалы белән берлектә, "О самой любимой и родной!" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Бәйрәмгә укучыларның әниләре чакырылды. Бу чараның төп максаты - әниләргә карата кайгыртучан һәм сакчыл мөнәсәбәт, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф - гадәтләрен тарату. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, әниләре һәм әбиләре белән кызыклы уеннар уйнадылар. Әниләре турында яратып сөйләделәр. Шулай ук балалар төрле уен коралларында үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: курайда һәм синтезаторда уйнадылар. Бәйрәм балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр бирде. Балалар өчен татар һәм урыс телләрендә төрле шагыйрьләрнең, әниләр һәм әбиләргә багышланган матур шигырьләреннән күргәзмә оештырылды һәм укучыларга тәкъдим ителде.