Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Шифалы шигырьләр остасы"

Иске Айван авылы китапханәсендә балалар язучысы, Г. Тукай һәм А. Алиш исемендәге ТР премияләре лауреаты, халыкара Г. Х. Андерсен премиясе лауреаты Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулуга багышланган шигърият сәгате узды. Бу чарада Арчаның 7 нче номерлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, үзләре дә аның шигырьләрен укыдылар.