Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Лев Толстой - детям"

Лэпбукны  иң беренчеләрдән булып америкалылар уйлап тапкан. Лэпбук - ул җәелмәле китап, анда бер темага материаллар төрле кесәләр, ишекләр, тәрәзәләр һәм хәрәкәтле детальләр белән урнаштырыла. Мәгълүматны рәсемнәр, кечкенә текстлар, уеннар, фоторәсемнәр рәвешендә урнаштырырга мөмкин. Балалар белән уйлап тапкан барлык әйберләрне кесәләргә, блокнотикларга, китапчыкларга, төрле формадагы конвертларга, карточкаларга урнаштырыгыз. Балалар боларның барысын да тотып карап уйный алалар. Лэпбукның әһәмияте - балалар белән билгеле бер теманы өйрәнү, китапның эчтәлеген аңлау, тикшеренү эше үткәрү, аның барышында бала мәгълүмат эзли һәм анализлый. Шул ук вакытта лэпбук - ул кул эше генә түгел. Баланың әлеге теманы өйрәнгәндә башкарган тикшеренү зшенең йомгаклау этабы. Бу папканы тутыру өчен балаларга билгеле бер биремнәр үтәргә, күзәтү үткәрергә,тәкъдим ителгән материалны өйрәнергә кирәк булачак.
Иске Айван авылы китапханәсендә Арчаның 7нче номерлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән, рус язучысы Л. Н. Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган "Лев Толстой - детям" дип исемләнгән лэпбук ясадык. Без кыскача язучының тормышы һәм тормышы турында кызыклы фактлар белән таныштык. Безнең лэпбукта Л. Н. Толстойның әкиятләре, мәкальләре, мәсәлләре һәм табышмаклары урнаштырылды, язучы турында викторина сораулары һәм аның әсәрләре буенча буяу рәсемнәре урын алды. Балалар бик мавыгып һәм кызыксыну белән җәелмәле китапны ясадылар. Алар барысы да үзләре башкарып чыккан эшләренә сокландылар һәм төрле темаларга ешрак лэпбук ясарга кирәк дип белдерделәр.