Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк"

6 октябрь көнне өлкәннәр атналыгы уңаеннан Иске Айван авылы мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашында "Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк" дип исемләнгән әдәби тематик кичә уздырылды. Быел  бу бәйрәмне  без уенлы музыкаль кичә формасында үткәрдек. Өлкәннәр  кайнар чәйдән авыз итеп, бер-берсе белән күрешеп, аралашып кына калмадылар, үзләре дә төрле уеннарда катнаштылар. Мәсәлән:
- исәнмесез, бу мин (үз-үзең белән таныштыру);
- төрле кызыклы сорауларга җавап әйтү;
- табышмаклар чишү;
- "Айвановские бабушки" фольклор коллективын булдыру;
- шигырь сөйләү һ.б.
  Матур җырлар, дәртле биюләр,моңлы көйләр, сөйләгән шигырьләр белән бәйрәмебез тагын да ямьләнде. Өлкәннәр безнең тормышыбызда бик мөһим роль уйныйлар, алар безгә үзләренең тормыш тәҗрибәләрен, зирәклекләрен һәм белемнәрен бирәләр.