Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Шаян каләмле абый"

15 сентябрь көнне Иске Айван авылы китапханәсендә Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен танылган балалар язучысы, шагыйрь А. Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан "Шаян каләмле абый" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә әдәби танышу үткәрелде.
Максат: балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
А. Алиш татар совет шагыйре, язучы, хикәяләр җыентыклары, очерклар, пьесалар, шигырьләр, драматик әсәрләр авторы, әмма ул татар әдәбияты хәзинәсенә үзенең әкиятләре белән килеп керде. Аның әсәрләре узган гасырның 30нчы еллар башында ук бастырыла башлаган һәм тиздән талантлы, үзенчәлекле балалар язучысы буларак танылган шәхес. Чара барышында балалар язучының әкиятләре буйлап сәяхәт иттеләр. Укучылар әкиятләр турында фикер алышуда актив катнаштылар. А. Алишның әкиятләре кыю, гадел булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтәләр, балаларда хезмәт сөючәнлек һәм игелеклелек  тәрбияләргә булышалар. Аның әсәрләрен барлык буын балалары да яратып кабул итә.