Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Культурный дневник школьника"

14 сентябрь көнне Иске Айван авылы китапханәсендә "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән "Бердәм мәдәният дәресе" үткәрелде. Дәрес Татарстан Республикасының тарихы һәм мәдәнияте, истәлекле урыннары белән таныштыруга багышланды. Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәчесе Зиатдинова А. А. республикабызның мәдәнияте күренекле сәнгать эшлеклеләре белән ничек бәйле булуы турында сөйләде. Иске Айван авылы китапханәчесе Шәмсетдинова Г. Н.  балаларны "Укучының мәдәни көндәлеге" республика мәдәни - белем бирү проекты белән таныштырды. Көндәлекне тутыру тәртибе турында аңлатты, аннан файдалану буенча тулы мәгълүмат бирде, сайттан файдалану кагыйдәләре белән таныштырды, сайттагы конкурслар турында сөйләде. Былтыр Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары арасында  "Иң мәдәниятле һәм тәрбияле" укучы конкурсына старт бирелгән иде. Ел дәвамында балалар китапханәгә йөргәндә, мин китапханәче буларак, балаларның үз - үзләрен тотулары һәм аралашуларын күзәттем. Ниһаять, һәр сыйныфтан җиңүчеләр ачыкланды һәм тантаналы рәвештә грамота һәм кечкенә генә бүләкләр  белән бүләкләнделәр. Афәрин!  Ахырдан укучыларга укучының мәдәни көндәлекләре тапшырылды. Аның бурычы - балаларның игътибарын мәдәни истәлекле урыннарга җәлеп итү. Уку елы дәвамында балалар төрле мәдәният учрежденияләренә йөриячәк. Һәр вакыйга "Мәдәни көндәлек"тә чагылыш табачак. Ул балаларга җирле мәдәният учрежденияләре белән якыннан танышырга ярдәм итәчәк.