Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Туган якның җәйге кичләре"

28 август көнне Иске Айван авылы мәдәни - спорт үзәгенең ишегалдында, мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә, Республика көненә багышланган "Туган якның җәйге кичләре" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрдек. Кичәбез безнең җирлектәге сәнгать осталарының һәм килгән кунакларның концерт номерлары, конкурс - викториналар, уеннар, биюләр, дискотека белән үрелеп барды. Конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдык. Бәйрәмгә килгән авыл халкы җыр, шигырь, биюләр дулкынында хисләнеп, җәйге матур кичтә күңел ачып ял иттеләр.