Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Милли бәйрәм бүген - Сабантуй"

Сабантуй элек - электән килгән гореф - гадәт, язгы чәчүне тәмамлагач үткәрелә торган бәйрәмнәрнең берсе. Сабантуй бердәнбер татар халкының милли гореф - гадәтләрен саклап калган бәйрәм буларак, гомумдәүләт бәйрәме исеме бирелгән.
16 июнь көнне Иске Айван авылында  шаулап, гөрләп милли бәйрәмебез Сабантуе узды.  Бәйрәм алдыннан авыл яшьләре һәм балалар халык ярышларындагы җиңүчеләр өчен бүләкләр җыялар. Бүләкләр җыю - әйбер җыю, яулык җыю, хәзер дә күңелле күренеш. Гармун тарткан, җыр сузган егетләр һәм кызлар  авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыялар. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка төбендә  бүләге белән  көтеп ала. Ә яшьләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җыр җырлыйлар.
Бәйрәм вакытында төрле уеннар һәм ярышлар уза: капчык киеп йөгерү, аркан тарту, милли көрәш һ.б. Мәйданда җыр - бию, уен - көлке кичкә кадәр дәвам итә.