Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Дерево добрых дел"

Иске Айван авылы мәдәни - спорт үзәгендә "Наркотикларсыз тормыш" исеме астында, наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында китапханәче, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Игелекле эшләр агачы" дип исемләнгән плакатлар конкурсы үткәрде. Әлеге чараның максаты: наркотик матдәләр файдалану тискәре һәм негатив нәтиҗәләр китереп чыгаруы турында мәгълүмат бирү. Катнашучылар "Мир без наркотиков" дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар, анда тәкъдим ителгән китаплар һәм брошюралар наркомания проблемаларын чагылдыра, халыкның сәламәтлегенә, илнең иминлегенә наркоманиянең тискәре нәтиҗәләре, глобаль куркынычлыгы яктыртыла. Китапханәче әңгәмә барышында укучыларны "наркотик" һәм "наркобизнес" сүзләренең төгәл мәгънәсе белән таныштырды, яшьләр арасында куллануның төп сәбәпләрен аңлатты. Әгәр дусларың яки танышларың  наркотиклар белән бәйләнгән икән үз - үзеңне ничек тотарга, кая ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә, ничек тормыш мәгънәсен табарга, бу куркыныч явызлыктан көрәштә кайдан һәм кемнән терәк табу турында сөйләде. Нәтиҗәдә, әлеге проблема чыннан да бар һәм аның белән Халыкара наркоманиягә каршы тору көнендә генә көрәшергә түгел, һәркөнне көрәшергә кирәк. Һичшиксез, мондый әңгәмәләр яшүсмерләргә үзенең йогынтысын ясый, уйланырга һәм җитди булырга мәҗбүр итә. Фикер алыштык, ә кирәкме соң бер минутлык ләззәт өчен үзеңнең һәм якыннарыңның, туганнарыңның тормышын куркыныч астына куярга?
Чараның ахырында, укучылар шундый нәтиҗәгә килделәр: аларның сәламәтлеге беренче чиратта аларның үзләренә генә бәйле, спиртлы эчемлекләр, тәмәке, наркотиклар кулланмыйча сәламәт яшәү рәвеше алып барырга сүз бирделәр, чөнки сәламәтлек кешенең иң кыйммәтле байлыгы.