Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Бала бит ул - гөлчәчәк, аңа бәйле киләчәк"

Һичшиксез, барлык балалар да әкиятләр ярата. Һәм менә без бүген балалар белән кайбер әкиятләргә уеннар аша сәяхәт ясадык. Балалар үзләре бу әкиятләрнең геройлары булдылар. Чарага кунакка "Җәй" үзе килде, балаларны әлеге күркәм бәйрәм һәм җәйнең беренче көне белән котлады, барлык балаларга иминлек, сәламәтлек һәм бәхет теләде. Бергәләшеп җәйге табышмаклар чиштек, җәй, табигать, бәхетле балачак турында шигырьләр сөйләдек. Аннары балалар ике командага бүленеп "Солнышко" һәм "Облачко" дигән исем астында безнең уеныбыз күңелле стартлар аша "Курочка ряба", "Колобок", "Теремок", "Репка", "Конек - горбунок"  һ.б. әкиятләр буенча сәяхәтебез дәвам итте. Уеннарда балалар үзләрен бик җитез һәм өлгер итеп күрсәттеләр. Ахырда дуслык җиңде. Нинди бәйрәм инде бүләксез?!  Кунак "Җәй" балаларга күчтәнәчләр алып килгән иде. Бәйрәм балаларга бик күп елмаюлар, шатлык һәм уңай хисләр бүләк итте.