Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара"

8 май көнне Иске Айван авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган әдәби шигърият сәгате узды. Чара Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгалары, халкыбызның, якташларыбызның авыр язмышы һәм батырлыгы, Бөек Җиңү көненең әһәмияте турында китапханәченең сөйләве белән башланып китте. Балалар урыс һәм татар телләрендә шигырьләр укыдылар, яттан сөйләделәр. ( А. Дементьев "Баллада о матери", С. Я. Маршак "Мальчик из села Поповки", К. Симонов "Жди меня", Э. Асадов "Письмо с фронта", М. Җәлил "Вәхшәт", "Бүреләр" һ.б.)