Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

"Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясенең төп максаты: Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләренең мисалында балалар һәм яшүсмерләрдә патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге акция Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1, 3 сыйныф укучылары һәм Арчаның 9нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән берлектә узды. Укучыларга А. Н. Печёрскаяның "Балалар -  Бөек Ватан сугышы геройлары" китабы буенча Советлар Союзы герое Зина Портнова турындагы хикәясе укылды. Балалар китапханәчене зур ихтибар белән тыңладылар. Аннары хикәяне укуны балалар  үзләре дәвам иттеләр. "Герой - балалар" турында презентация һәм "Дәһшәтле еллар кайтавазы", "Прочти книгу о войне" күргәзмәләре тәкъдим ителде. Китапханәче күргәзмәләргә күзәтү ясады. Кайбер балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан үзләренең ветеран - бабайлары, туганнары, тыл хезмәтчәннәре - әбиләре турында сөйләделәр.
    Арчаның 9нчы номерлы балалар бакчасының өлкән төркем балалары белән башта Бөек Ватан сугышы, Җиңү көне турында әңгәмә булып узды. К. Паустовскийның "Похождения жука - носорога"  дигән әсәрен укып, әңгәмә үткәрдек. Балалар белән чараның иҗади өлеше узды ( жук - носорог рәсемен ясадылар). "Жук" дип исемләнгән уен уйнадык. Сугыш турындагы балалар китаплары белән таныштык. Балаларга бик күңелле булды. Бүгенге көндә без тыныч, бәхетле тормышта яшибез. Сугышның фаҗигале вакыйгалары турында китаплар, кинофильмнар һәм фронтовиклар сөйләве буенча беләбез. Җирдә тынычлык өчен үзләренең гомерләрен кызганмаган геройларыбыз алдында без барыбыз да бурычлы.
    "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясе зур әһәмияткә ия. Әсәрләрне укып сугыш елларының кырыс вакытларына кайтабыз. Бу иң мөһим чара, чөнки китап аша буыннар истәлеге саклана.