Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә"

Иске Айван авылы китапханәсе, мәдәният йорты, Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, 27 апрель көнне Арча станциясенең күп функцияле үзәгендә "Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә" исеме астында узган фестиваль - конкурсының зона турында катнаштык. Бәйгедә катнашучылар җыр, бию, нәфис сүз, театр сәнгате буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Нәфис сүз номинациясендә китапханәнең иң өлкән укучысы, Төбәк - Чокырча авылыннан Таҗиева Язилә апай  үзе иҗат иткән "Сугыш хатирәләре" шигыре белән чыгыш ясады. Фестивальдә барлык катнашучыларга зур рәхмәт.