Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Без - Тукай оныклары"

24 апрель көнне Иске Айван авылы китапханәсендә, татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган әдәби - музыкаль кичә үтте. Чарада Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы мәгълүматләр сөйләде. " Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм күзәтү ясалды. Укучылар Г. Тукайның шигырьләрен бик теләп яттан укыдылар, аның сүзләренә иҗат иткән җырларын башкардылар, кайбер әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Тукайның иҗаты киңкырлы. Еллар узган саен без Тукайны күбрәк ачабыз. Татар әдәбияты тарихына Г. Тукай милли шигърият нигезен салучы бөек халык шагыйре булып килеп керде.