Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Права потребителя"

26 апрель көнне Иске Айван авылы китапханәсендә, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча авыл халкы җыены булып узды. Очрашуга, Арча территориаль дәүләт алкоголь инспекциясе органы җитәкчесе Кадыров Булат Илдар улы килгән иде. Бик күпләребез, кулланучы буларак, үз хокукларын белмиләр. Кадыров Булат Илдар улы бик аңлаешлы итеп үз хокукларыбыз турында аңлатты. Барлык килгән катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар. Халык өчен бу очрашу бик файдалы булды.