Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Гаилә күрке - балаларда"

Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә. Үз гаиләңдә алган тәрбия гомерлеккә кала һәм киләчәктә дә тормыш коргач шул тәрбия саклана. Әти - әниләргә хөрмәт, үз гаиләсе өчен горурлык хисе һәм уңай мөнәсәбәтләр булдыру максатыннан 20 апрель көнне Иске Айван авылы мәдәният йортында Арча сәнгать мәктәбе филиалы белән берлектә  әдәби - музыкаль кичә үткәрдек. Кичәдә Арча сәнгать мәктәбендә белем алучы Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү  мәктәбе укучылары катнашты. Балалар вокал буенча үз сәләтләрен күрсәттеләр, синтезаторда, курайда һәм баянда уйнадылар. Театр бүлеге укучылары урыс халык  "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Үз балаларының чыгышларын карау әти - әниләргә бик күп уңай эмоцияләр тудырды.