"Табигатьнең моңлы җырчылары"
Иске Айван авылы китапханәсендә Арча сәнгать мәктәбе филиалы белән берлектә, халыкара кошлар көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә үтте. Китапханәче кошлар тормышы турында сөйләде. Яшь укучыларыбыз кошлар сайрауларын тыңладылар, аларның тавышларын билгеләделәр, төрле музыка уен - коралларында кошлар тавышын чыгарырга тырыштылар. Кайбер балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр. Чара барышында балалар кошларның төрлелеге, аларның табигатьтә файдасы һәм әһәмияте турында белемнәрен тагын да арттырдылар.