Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Гаиләм - ныклы терәгем"

ГАИЛӘ - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Ни генә булмасын, кеше шул гаилә кочагында ял итә, рухи көч, дәрман җыя, күңелен бушатып, җан җәрәхәтләрен дәвалый ала.
ГАИЛӘ - ул тормышның нигезе. Әти - әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисәң, бер - береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.
18 май көнне Иске Айван авылы мәдәният йортында Халыкара гаилә көне уңаеннан авылыбызның шундый күркәм, бер - берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәгән гаиләләрен кунакка чакырып "Гаиләм - ныклы терәгем" дип исемләнгән матур, эчтәлекле кичә үткәрдек. Парлап килүче гаиләләребез белән кызыклы гына әңгәмә алып бардык. Әлеге очрашу мәдәният хезмәткәрләре һәм авылыбыз үзешчәннәре башкаруындагы җыр һәм биюләр, матур шигырьләр белән үрелеп барды.
Гаиләләребез нык, ышанычлы, имин булсын! Тату гаиләләребездә матур эшләребез белән ил - көнгә үрнәк булып, сәламәт булып, бәхетле яшик! Гаиләләребездә иминлек, муллык, татулык, дуслык булсын. Илләребез имин, гаиләләребез нык булсын, балаларыбыз гамәлләре белән сөендереп торсын. Балаларыбызның, оныкларыбызның куанычын, игелеген күреп яшәргә насыйп булсын!