Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Авыл йөрәкле бала"

Иске Айван авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә, Төбәк - Чокырча авылында яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрь Ленар Биктимеровның "Авыл йөрәкле бала" дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте. Ленарның иҗат кичәсенә әти - әнисе, туганнары, классташы, Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче "Каурый каләм" иҗат берләшмәсе әгъзалары да килгән иде. Һәркайсы Ленарга үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Кичәдә Ленар Биктимеровның шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән яңа гына җырлары яңгырады. Бик эчтәлекле кичә булды.
Чара ахырында Биктимеровлар "Гаилә учагы"н кабызды. Ленар сиңа киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын, иҗат чишмәң саекмасын.