Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә"

Рәсәйдә "Гаилә елы" уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китап укучы гаиләләрне барлау максатыннан "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" исемле иҗади бәйге игълан итте.
21 март көнне бәйгебез Арча станциясендә урнашкан күпфункцияле үзәктә башланып китте. Беренче номерлы шәһәр китапханәсе, Плодосовхоз, Иске Чүриле, Яңасала, Кәче, Штерә, Иске Айван авыл китапханәләре исеменнән җиде гаилә катнаштылар. Һәркайсы үзенчәлекле итеп, үз гаиләләренә генә хас булганча балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү серләрен ачтылар.
Хезмәттәшләрем, катнашучы гаиләләр бәйгегә бик иҗади якын килеп әзерләнгәннәр һәм "Тарихлы гаилә", "Иҗади гаилә", "Китаплы гаилә", "Гыйлемле гаилә" номинацияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгебез музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
Безнең Иске Айван авылы китапханәсе данын яклап, Төбәк - Чокырча авылыннан Биктимеровлар гаиләсе бик матур чыгыш ясадылар һәм "Гыйлемле гаилә" номинациясендә җиңүче булдылар. Афәрин! Чын күңелемнән сезне шушы җиңүегез белән тәбрик итәм һәм олы рәхмәтемне җиткерәм.Безнең эшебезне югары бәяләгән җитәкчеләребезгә зур рәхмәт!
Киләчәктә дә барлык гаиләләргә пар канат булып, тигез, матур тормышларда, балаларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын!