Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Гаилә! Нинди тирән мәгънә..."

Гаилә! Нинди тирән мәгънә...
Җылы учак, бер - береңне сөйгән кочак.
Бер - береңә булган мәхәббәтне югалтмыйча
Кеше күзләреннән япкан йозак...
                                  Ленар Биктимеров
    2024 ел Рәсәйдә "Гаилә елы". Шул уңайдан Бөтендөнья шигърият көненә карата "Гаилә! Нинди тирән мәгънә..." дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрдек. Яшьләребезгә үзебезнең җирлектә яшәп, иҗат итүче, һәвәскәр язучы, Төбәк - Чокырча авылыннан Биктимеров Ленарның гаиләсе "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" иҗади бәйгедә катнашуы турында сөйләп үттек. Мәдәният йорты җитәкчесе Ялаева Ләйсән Исмәгыйль кызы Биктимеров Ленарның  "Гаилә!" дип исемләнгән шигырен укып үтте. Аннары сүз яшьләребезгә бирелде. Алар, үзләре яратып укыган, мәхәббәткә багышланган шигырьләр укып үттеләр. Чөнки гаилә, һичшиксез, мәхәббәттән башлана!