Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

""Бисмиллалы түтәл хуҗасының, уңышы да уңар егылып"

Иске Айван авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә авылыбызның татар - хатын кызлары оешмасының "Бисмиллалы түтәл хуҗасының, уңышы да уңар егылып" дип исемләнгән чираттагы чарабыз булып узды. Чарага махсус кунак итеп Төбәк - Чокырча авылыннан һәвәскәр бакчачы Касимова Гөлинә Наил кызын чакырдык, чөнки бакчачылык белән кызыксыну кимеми, ә елдан - ел арта гына. Яхшы киңәшләр һәр хуҗабикәгә файдалы булачак. Бу очрашу үсентеләр үстерүгә багышланды, чөнки яхшы, сыйфатлы үсентеләр киләчәк уңышның нигезе булып тора, шуңа күрә үсентеләр үстерү процессына алдан әзерләнергә кирәк. Түгәрәк өстәл артында помидор, борыч һәм петуния чәчкәсе турында сүз барды. Яхшы үсентеләрне ничек үстерергә? Нинди туфрак үсентеләр чәчү өчен иң сыйфатлысы? Нинди яктылык режимын сакларга кирәк? Шушы сорауларга һәм бакчачылыкның башка нечкәлекләре белән һәвәскәр бакчачы Гөлинә Наил кызы уртаклашты. Шулай ук ул чәчәкләр һәм тәрәз төбе гөлләре үсентеләрен чәчү буенча мастер - класс күрсәтте. Безне кызыксындырган сорауларыбызга җаваплар бирде. "Супер - идея! Новая улитка - стаканчик" видеосын карап, рулонлы пакеттан стаканчик - улиткалар ясарга өйрәндек. Бакчачылык темасына багышланган күргәзмә - киңәш оештырылды. Күргәзмәдәге китаплардан күп кенә сорауларга җаваплар табып була, йорт яны бакчасында ешрак үстерелә торган барлык төр яшелчәләр, чәчәкләр, җиләк - җимеш куаклары һәм агачлары турында мәгълүмат бирелгән. Биредә туфракны эшкәртү һәм ашламалау, яшелчә, җиләк - җимеш сортлары турында һәм үсентеләрне саклау буенча материаллар да урын алган. Шулай ук китап күргәзмәсеннән җиләк - җимеш һәм яшелчә үсентеләре үстерү серләре һәм уңышны арттыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирелгән. Китапханәче күргәзмәгә обзор ясап үтте. Яхшы уңыш алу өчен күп көч куярга һәм һәр утыртылган үсентеләрне сабый бала тәрбияләгән кебек тәрбияләргә кирәк. Бу эштә алыштыргысыз ярдәмчеләр, әлбәттә, туплаган тәҗрибә, уңай һава торышы, бакчачылык буенча вакытында укылган акыллы китаплар, әлбәттә инде Гөлинә ханымның киңәшләре дә. Чарабыз муен мускулларын ничек йомшарту буенча мастер - класс белән тәмамланды.