Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Сүзем белән бизәк ясыйм"

Күренекле татар язучысы, прозаик, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тула. Шул уңайдан Иске Айван авылы китапханәсе "Сүзем белән бизәк ясыйм" дип исемләнгән онлайн әдәби марафон башлап җибәрде. Әдәби марафонда катнаштылар:
1) Иске Айван авылы китапханәсенең актив китап укучысы, Арча сәнгать мәктәбенең укытучысы Гарифуллина Айгөл
   Альберт кызы ("Курай" хикәясеннән өзек)
2) Иске Айван авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ялаева Ләйсән Исмәгыйль кызы ("Кем җырлады?" хикәясеннән өзек)
3) Иске Айван авылы китапханәсенең актив китап укучысы, Арчаның икенче номерлы гомүми белем бирү мәктәбенең
   урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйниятуллина Гөлнар Илдус кызы ("Кем җырлады?" хикәясеннән өзек)
4) Төбәк - Чокырча авылыннан Касимова Гөлинә Наил кызы ("Туган туфрак" хикәясеннән өзек)
5) Миннуллина Гөлзилә Гафур кызы ("Ялгыз каз" хикәясеннән өзек)
6) Китапханәче Шәмсетдинова Гөлнар Нурулла кызы ("Төнге тамчылар"  хикәясеннән өзек)
Әдәби марафонда катнашучыларның барысына да зур рәхмәтемне җиткерәм.