Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Ярдәм янәшә!"

Аллага шөкер, бүген махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ир - егетләребез өчен киселгән токмачларны савытларга тутырып районыбызда урнашкан Мы вместе Арск (Волонтеры Победы) пунктына илтеп тапшырдык. Авыл йомыркасы белән җәеп киселгән токмачлар тиз көннәрдә солдатларыбызга барып җитеп өй җылысын искә төшерсен, хезмәтләренә көч өстәсен. Сугышлар тиз арада туктап, киткән ир - егетләребезгә исән - имин туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булсын, әмин!