Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

“Ярдәм янәшә!”

Горурланам авылдашлар белән -
бик тә уңган, булган кешеләр!
Бер - берсенең кадерләрен белеп,
Ярдәмләшеп алар яшиләр!

Күңелләре фәкать изгелектә,
Яхшы сыйфатларны сыйдырган.
Күмәкләшеп, олы эш башкарып,
Йөрәкләр изгелек тудырган.

Кулларыннан куансыннар, әйдә,
Беләкләре бер дә талмасын!
Авылдашлар, һәрчак дус булыгыз,
Дошманлыкка урын калмасын!

Бердәмлектә көчнең иң зурысы -
Гасырлардан инде сыналган.
Кайнар йөрәкләрдән чыккан гамәл
Бары изгелеккә юл алган!
Фәридә Сәхәбиева (Гәрәева)
     Бүген Иске Айван авылы китапханәсе каршында эшләп килүче авылыбызның "Ак калфак" татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы җыены бераз икенче төрлерәк узды. Махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ир - егетләребезгә ярдәм йөзеннән (80 йомыркадан) кулдан өй токмачы кисү өмәсе оештырдык.
     Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Аллага шөкер, әлеге сыйфатлар безнең авылдашларның һәрберсенә хас. Шулай бергә булганда гына барлык эшләр дә уңышлы була. Күңел җылысын салып җибәргән ярдәмебез барып җитеп ир - егетләребезне рухландырсын, күңелләрендә өмет уятсын, тиз арада исән - имин туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булсын, әмин.
   Токмач кисүче апаларыбыз: Дәүләтшина Сәрия, Ахмадуллина Хаҗия, Авзалова Венера, Султанова Рәмлә, Хайретдинова Дания, Мингалиева Галя, Багаутдинова Розалия, Тимофеева Гөлсәния, Абдуллина Суфия, Ялаева Ләйсән, Гизатуллина Илсия, Нурмухаметова Гадилә, Газизова Резеда, Ахметшина Алсу, Гайнуллина Әнисә, Шәмсетдинова Гөлнар. Йомырка, он белән ярдәм итүче: Мангуткина Алия, Гыйниятуллина Гөлнар.
     Авылыбызның уңган ханымнары бик зур рәхмәт сезгә! Эшләгән эшләрегез, йөргән юлларыгыз гел уң булсын, гаиләләрегездә уңышлар, күңел тынычлыгы телим! Авылымда шундый миһербанлы кешеләр яшәве белән чын күңелемнән горурланам! Күкләребез аяз, ил - көннәребез тыныч булсын, әмин!