Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

“Капелькой тепла согреем душу”

15 гыйнвар көнне Иске Айван авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Хыял" иҗат төркеме китапханә белән берлектә районыбызның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат - йортында Искечә Яңа ел хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәм чарасында катнаштык. Бәйрәмдә Арча районының социаль яклау башлыгы Ибраһимова Динә Мансур кызы, МОО ветераннар кунаклары катнашты. Котлау сүзе белән ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәрип кызы һәм Арча район мәдәният йорты кунаклары чыгыш ясады. Бәйрәм чарасы барышында тамашачыларга карата тагын бик күп котлаулар, матур шигырьләр яңгырады. Без, мәдәният хезмәткәрләре, биредә тәрбияләнүчеләрне Искечә Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләдек һәм үз чиратыбызда матур җырларыбызны, дәртле биюләребезне бүләк иттек. Биредә тәрбияләнүче өлкәннәр безгә рәхмәтләрен әйтеп, озатып калдылар.