Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Коллыкны җиңгән җырлар"

9 гыйнварда - татар халкының күренекле шагыйре, батыр сугышчысы һәм каһарманы Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулды. Шул уңайдан китапханәдә "Коллыкны җиңгән җырлар" дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Сугышның беренче көннәрендә үк халыкны бердәм көрәшкә чакырып, ялкынлы шигырьләр иҗат итүче, туган ил өчен үзен аямый көрәшкән патриот - шагыйрь Фатих Кәримнең кабатланмас иҗатын яшьләргә тәкъдим иттек. Китапханәче шагыйрьнең  гаять фаҗигале язмышы турында сөйләп узды. Китап укучылар белән шагыйрьнең гади сугышчыларның батырлыклары, аларның Ватанны ярату хисләре, халкына булган олы мәхәббәте белән сугарылган шигырьләрен укыдык.
Корал белән генә түгел, каләм тотып көрәшкән шагыйрьнең шигырьләре сугыш чоры татар совет поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр.