Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Китапханәдә яңа китаплар"

Кадерле китап укучыларым! Китапханәгә яңа китаплар кайтты. Шулай ук, сез күптәннән көткән Зифа Кадыйрованың өр яңа китабы кайтты. Җыентыкта бер хикәя һәм ике повесть урын алган. Әлеге әсәрләрдә автор гаилә, мәхәббәт мәлләрендә чынбарлык, әрнү - шатлыклар, җан тетрәндергеч кичерешләр белән киләчәккә өмет, кешеләрнең яшәү рәвеше, теге яки бу эш гамәлләрен тормышчан итеп гәүдәләндерә. Әсәрләр белән танышырга  рәхим итегез.