Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Халыкара өлкәннәр көне"

Олыгая һәркем... Яшьләр бара
Агымсудай гомер агышы.
Яшьлектән соң сине каршы ала
Яшәешнең бар бит картлыгы...
Олыгая һәркем... Төз гәүдәгә
Өлкәннәрнең керә чалымы.
Минем теләк: һәркем каршыласын
Шатлык белән тыныч картлыкны.
Олыгая һәркем... Бу табигый
Урап узып булмый картлыкны.
Өлкән буын, бүген сезнең бәйрәм
Телим сезгә ныклы саулыкны.
                  Динар Хайруллин