Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Эшкә бирсәң чын күңел"

"Ак калфак" татар хатын - кызлары оешмасының "Эшкә бирсәң чын күңел" дип исемләнгән мастер - класс очрашуы булып узды. Китапханәче бәйләү тарихы турында сөйләде, "Ак калфак" татар хатын - кызларының иҗтимагый оешмасы эше белән таныштырды. Бу чарада без барыбыз да ыргак белән бәйләргә өйрәндек. Ыргак белән бәйләү ысуллары буенча мастер - классны безгә авылдашыбыз, китапханәнең актив укучысы Дәүләтшина Сәрия апа өйрәтте.