Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Татарча диктант" акция

 Иске Айван авылы китапханәсендә авылдашларыбыз белән "Татарча диктант" акциясендә катнаштык. Туган телне саклап калу дигән вакытта бу кызыксындыру чарасы гына түгел, ә татар теленә карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләү дә.
- Мәктәптә укыганда диктантларны язарга бик ярата идем, гел "5" билгесенә генә яза идем. Мәктәпне тәмамлаганга күп еллар узган, шул гомердән бирле диктантлар язганым юк. Бүген үземнең мәктәп елларын искә төшереп, белемемне тикшереп карыйсым килде, - дип үз фикерен җиткерде авылдашыбыз Хафизова Фәния апа.
"Татарча диктант" бик әһәмиятле проект. Телебезгә кагылышлы мондый рухтагы чаралар бик кирәк һәм файдалы. Акциядә катнашкан барлык авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.