Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Магия национальной сказки"

Безнең иң беренче әсәрләребез - әкиятләр. Әкиятләрне балалар да, олылар да яраталар. Әкиятләр - балаларыбызның тормыш юлында төп һәм мөһим этапларның берсе. Әкиятләрне тыңлап балалар мәхәббәт, намус, дуслык һәм игелек кадерен белергә өйрәнәләр. "Көзге игелек атнасы"- игелекле эшләр эстафетасы " акциясе кысаларында Арча сәнгать мәктәбе филиалы белән берлектә "Магия национальной сказки" дип исемләнгән инсценировка элементлары белән дуслык дәресе үткәрелде. Әкиятне сәхнәләштерү балаларга бик күп яхшы кәеф бүләк итте һәм әкият дөньясына чумып, фантазияләү һәм яхшылык турында аралашу мөмкинлеге бирде.