Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

Әй авылым, серле, моңлы бишек"

 Иске Айван авылы мәдәният йорты ишегалдында  Республика көненә багышланган  "Әй авылым, серле, моңлы бишек"дип исемләнгән әдәби - тематик кичә булып узды. Кичәгә Иске Айван авылы халкы һәм якын тирәдәге кунаклар җыелган иде. Кичә күңелле җырлар, дәртле биюләр һәм шигырьләр уку, Республикабызга багышланган сораулардан торган викторина, уеннар  белән үрелеп барды. Бәйрәмебез дискотека белән тәмамланды.