Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Алмалы, баланлы татлы табын ашлары"

Авылыбызның "Ак калфак" татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасының "Алмалы, баланлы татлы табын ашлары" дип исемләнгән чираттагы очрашуы булды. Чарада татар халкының милли ризыклары, аларны әзерләү осталыгы турында сөйләштек, иң популяр ризыкларны әзерләү тәртибен искә төшердек. Клуб берләшмәсенә йөрүче кызларыбыз матур биюләре, эчтәлекле шигырьләре белән очрашуыбызны тагын да ямьләндерделәр. Соңыннан чарабыз чәй табыны артында дәвам итте. Бик күркәм, җылы очрашу булды.