Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Хәтер һәм кайгы көне"

Бүген илебездә Хәтер һәм кайгы көне.
1941 елның 22 июне ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган. Нәкъ шул көнне 1941 елның 22 июнь  таңында фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта 27 миллион кешенең гомере өзелгән.
Сугыш кырларында батырларча һәлак булган ватандашларыбызны искә алабыз. Мәңгелек Хәтер һәм Дан аларга! Без үзебезнең матур  һәм тыныч тормышыбыз өчен алар алдында баш иябез!