Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Эшли дә беләбез, ял да итә беләбез!"

Башкалабыз Казан шәһәренең Сабантуй мәйданы буласы җирдә тырышып эшләгәннән соң хезмәттәшләр белән Лаеш районы Кама елгасы ярында урнашкан Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча фильм төшерү өчен махсус төзелгән "Семрук" шәһәрчегенә сәяхәт кылдык. Көнебез бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Җитәкчеләребезгә зур рәхмәт!
Дусларым, сез бу романны укыдыгызмы әле? Укырга өлгермәгән булсагыз Иске Айван авылы китапханәсенә рәхим итегез, укырга киңәш итәм.