Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Сила и красота русского языка"

Ел саен 6 июнь көнне илебездә Пушкин көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 2011 елда урыс телен саклап калу һәм үстерү максатыннан оештырылды. Шул уңайдан 5 июнь көнне "Сила и красота русского языка" дип исемләнгән әдәби чара узды.
А. С. Пушкин урыс теленә нигез салучы. Бу тел аның шигырьләрендә, поэмаларында һәм әкиятләрендә чагыла. Чарада укучыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында презентация күрсәтелде, КВН үткәрелде. Чара ахырында аның шигырьләреннән өзекләр укылды.