"Бәхетле балачак"
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Арчаның 7нче номерлы мәктәбендә урнашкан "Кояшкай" җәйге сәламәтләндерү лагерына йөрүче балалар белән "Бәхетле балачак" дип исемләнгән балалар сабантуе үткәрдек. Балалар ике командага бүленеп уеннар уйнадылар "Көянтә белән су ташу", "Гер күтәрү", "Чүлмәк вату", "Кашыкка йомырка салып йөгерү", "Капчык киеп йөгерү" һ.б. Уеннарда балалар үзләрен бик җитез һәм өлгер итеп күрсәттеләр.