Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

Китапханәләр һәм Китапханәчеләр көне

27 май - Бөтенроссия китапханәләр көне. Безнең һөнәри бәйрәмебез уңаеннан Иске Айван авылы китапханәсенә Арчаның 7нче номерлы  урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары әдәбият һәм рус теле укытучысы Әхмәдиева Равилә Галим кызы белән кунакка  килделәр. Укучылар китапханәдә бу сәгатьне бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр. Балалар китап, китапханә турында һәм, әлбәттә, китапханәче һөнәре турында тагын да күбрәк мәгълүмат белделәр. "Китапны тап"уенын уйнадылар. Һәм, әлбәттә, балалар үзләре китапханәче ролендә булдылар.