Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Читаем детям о войне - 2021"

1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының Җиңү көненә багышлап, һәр елны Иске Айван авылы китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дип исемләнгән Халыкара акциядә катнаша. Акцияне оештыручы Самара өлкәсенең балалар китапханәсе. Әлеге акциянең төп максаты: Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда һәм яшүсмерләрдә патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге акция Арчаның 7нче номерлы мәктәбенең 1 - 3 сыйныф укучылары белән узды. Укучыларга Анна Николаевна Печёрскаяның “Дети - герои Великой Отечественной войны” китабыннан хикәяләрен  укыдым . Балалар зур ихтибар белән тыңладылар. Аннары укыган хикәяләр турында сөйләшү алып бардык. "Прочти книгу о войне" күргәзмәсе тәкъдим ителде.  Сугыш турындагы балалар китаплары белән таныштык. "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясе зур әһәмияткә ия, чөнки әсәрне укып сугыш елларына чумабыз, совет халкының батырлыгы, ныклыгы һәм фидакарь хезмәте белән Ватаныбызны саклап калган дәһшәтле чорны аңларга тырышабыз. Китап аша буыннар истәлеген героик үткәннәр турында саклап калуга юнәлтелгән мөһим чараларның берсе булып тора.