Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Бар җырыңны илгә багышладың"

15 февраль - татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, мәшһүр шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шагыйрьнең тууына 115 ел. Шул уңайдан Арчаның 7 номерлы мәктәбе укучылары белән "Бар җырыңны илгә багышладың" дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Чарада 14 бала катнашты. Язучының иҗаты белән якыннанрак танышу теләге туган 6 укучы  өйдә уку өчен  шагыйрьнең иҗаты буенча 6 китап яздырып алдылар.