Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Нет чужой боли"

Балалар һәм яшьләр өчен инвалидлар декадасына багышланган "Нет чужой боли" дип исемләнгән  мәгълүмати - тәрбия сәгате үтте. Чара барышында балаларга Халыкара инвалидлар көне һәм декадасы турында аңлатылды, физик мөмкинлекләре чикләнгән, төрле өлкәләрдә бик талантлы һәм бөек кешеләр булган шәхесләр турында сөйләнде. Яхшылык, толерантлык һәм бу төшенчәләрнең һәр кеше тормышында  әһәмияте турында сөйләштек. Валентин Катаевның "Цветик - семицветик" дигән гыйбрәтле хикәятен искә төшердек, бу хикәядә Женя исемле кыз тылсымлы чәчәкнең соңгы таҗын өзеп үзенең инвалид дусты тазарсын һәм йөри, йөгерә алсын өчен теләк тели. Нәкъ менә шушы чәчәк игелекле эшләр, авыруларга һәм мохтаҗларга ярдәм итү акциясенең символына әверелде дә инде. Һәм без чара барышында ишеткәннәр нигезендә, толерант кешенең кагыйдәләре язылган “Цветик - семицветик” чәчәге ясадык, бу кагыйдәләр балаларга һәм яшүсмерләргә мөмкинлекләре чикле булган кешеләр белән үз - үзләрен дөрес тотарга ярдәм итәчәк. Чара барышында физик мөмкинлекләре чикләнгән, танылган язучыларның китаплары һәм инвалидлар турында әсәрләреннән "Көчле рухлылар" дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.