Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Билгесез солдат көне" акция

"Билгесез солдат"
Һәйкәл тора. Имеш, сөйлиләр,
Бу - билгесез солдат һәйкәле.
Билгесезме шушы бакыр кеше?
Билгесезме, хәтер, әйт әле?!...
                           Мостай Кәрим
Билгесез солдат көне - илебез тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елның 3 декабрендә билгеләделәр. Бу истәлекле көн - сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, исемнәре билгесез калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, хөрмәтләү, аларның үлемсез батырлыклары алдында баш иеп хәтерләрне яңарту.
Яшь буынга патриотизм тәрбияләү, ветераннарга, туган авылыбызның тарихи үткәненә карата кызыксыну һәм хөрмәт, Бөек Җиңү өчен горурлык символы буларак Георгий тасмасына сакчыл караш формалаштыру максатыннан Билгесез солдат көненә багышланган акция үткәрдек.
Авылыбызда илебез иминлеген саклап көрәшкән авылыбыз геройларына - Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, сугышта һәлак булганнарга, һәбәрсез югалган сугышчылар, барлык сугыш һәм тыл ветераннары истәлегенә чәчәкләр салдык.