Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Кояштай түгәрәк була, әнкәйле дөнья гына"

Һәр ел саен, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә, безнең иң яраткан һәм кадерле әниләребезгә багышланган искиткеч бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арча сәнгать мәктәбе филиалы белән берлектә, "Кояштай түгәрәк була , әнкәйле дөнья гына " дип исемләнгән әдәби -музыкаль кичә үткәрелде. Бу чараның төп максаты - әниләргә карата кайгыртучан һәм сакчыл мөнәсәбәт, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф - гадәтләрен тарату. Кичә барышында балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Төрле уен коралларында үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: курайда, баянда һәм синтезаторда уйнадылар, ахырдан рәсем конкурсы үткәрдек, укучылар әниләренең рәсемнәрен ясадылар. Балалар өчен татар һәм урыс телләрендә төрле шагыйрьләрнең, әниләргә багышланган матур шигырьләреннән күргәзмә оештырылды һәм укучыларга тәкъдим ителде.